Автобиография

 

          Мин, Гимадиева Миңнезифа Шәкүр кызы 1959 нчы елның 16 нчы сентябрендә Ошь өлкәсе Джанги-Джоль районы Кызыл Джар посёлогында туганмын.

       1966 нчы елда Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенә 1 нче класска укырга кердем һәм 1976 нчы елда 10 нчы классны “4” һәм “5” ле билгеләрнә тәмамладым.

        1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының физмат бүлегенә укырга кердем һәм 1980 нче елда тәмамладым. Белгечлегем – физика укытучысы.

    1980 нче елда Питрәч районы Шәле авылы егете – Гимадиев Илгиз белән тормыш корып җибәрү сәбәпле, Шәле авылында яши башладым һәм Шәле авылы балалар бакчасында 14 ел эшләдем. Үзгәртеп корулар башлангач, балалар бакчасын яптылар.

   1994 елдан Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли башладым. 1994-1995 ел –озынайтылган көн группасында тәрбияче, 1995-1996 ел һәм 1996-1997елның I ярты еллыгында башлангыч класс укытучысы булып эшләдем.

      Ә 1996-1997елның II ярты еллыгыннан  математика һәм информатика укытучысы булып эшли башладым. Хәзерге вакытта шул эшне дәвам итәм.  1998-1999 елда аттестация үттем. Курслар:

18.02. – 2.03.2002 ел  - ИПКРО РТ.

11.11- 16.11.2002 ел –Межрегиональный институт повышения квалификации.(40 часов).

12.05 - 16.05.2003 ел –«Учебный центр ICL – КПО ВС”(60 часов)

2003 – 2004  елда аттестация үттем. Курслар:

14.03. - 25.03.2005 ел – ИПКРО  РТ  (72 часа).

11.03.2008 - 21.03.2008 – ИРО РТ “Методика преподавания алгоритмизации и программирования” (72 ч.)

Район, республика буенча үткәрелгән төрле конкурсларда катнашам. Грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләндем.

2008/2009 уку елында беренче категорияле информатика укытучысы.

Hosted by uCoz